Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә “Арт-Мост 2016” күргәзмәсе ачылды [+ФОТОЛАР]

Шәһәребезнең картиналар галереясендә "Арт-Мост 2016" исеме астында рәсем сәнгате күргәзмәсе ачылды. Федераль дәрәҗәдә саналган әлеге чара Россия төбәкләренең, атап әйткәндә Самара, Жигулевск, Саратов һәм башкалабыз Казанның күренекле рәссамнарын берләштерә.

Әлеге күргәзмә гадәти түгел. Еш кына матурлык тудыручыларның эшләрен караганнан соң аларны сатып алу теләге туа, тик, ни кызганыч, андый бәхет тәтеми кала. "Арт-Мост" проекты шундый күңел ымсындыргыч эшләрне үзеңдә булдыру мөмкинлеге тудыру белән бер яктан үзенчәлекле булса, икенче яктан биредә тәкъдим ителгән хезмәтләрнең жанр һәм стиль төрлелеге игътибарга лаек. Бу хакта күргәзмәне ачу тантанасына килгән кунаклар да ассызыклады.

- Әле күпән түгел генә Әлмәт Россиянең кече шәһәрләре союзы карары белән илебезнең мәдәни башкаласы исемлегенә кертелде. Бу шәһәребездә һәрдаим уздырылып килгән күпсанлы мәдәни чаралар, очрашулар бәрабәренә, шул исәптән, картиналар галереясендә уздырылган күргәзмәләр исәбенә дә мөмкин булды, - диде тантанага килгән район башлыгы Айрат Хәйруллин. - 40 елдан артык эшләү дәверендә картиналар галереясендә нинди генә күргәзмәләр булмаган, шул исәптән халыкара масштаблылары да. Биредә ел саен "Татнефть" ААҖ ярдәме белән инде бөтенроссия дәрәҗәсенә күтәрелгән "Арт-сабантуй" уздырылуы гына да күпне сөйли. Гомумән, сәнгать ул рәссамнар өчен уй-максатларны тормышка ашыру гына түгел, беренче чиратта, тамашачы белән әңгәмә, ә күргәзмәләр - аралашу мәйданчыклары.

- Мин сезнең картиналар галереясендә бер булып, сокланып киттем. Шуңа да район җитәкчелеге чакыруын бик теләп кабул иттек, гәрчә күргәзмә өчен мәйданчыклар бихисап булса да, бирегә килдек, - диде күргәзмәне оештыручы Диләрә Байчурина.

- Әгәр дә күргәзмәгә шәһәр җитәкчесе йөри икән, бу инде сездә иҗатка киң мөмкинлекләр тудырылган дигән сүз, - диде оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт әйтеп, рәссам Альберт Шиабиев.

Оештыручылар сүзләренчә, "Арт-Мост" проекты оешканга бер ел гына, ә бүген ачылган күргәзмә - бары бишенчесе. Проектның максаты - замандаш рәссамнарның эшләрен башта Интернет мәйданчыкта җыеп, соңрак киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү. Дөрестән дә, нинди генә купшы сүзләр сөйләсәк тә, ахыр чиктә рәссамнарның хезмәте үз кулланучыларын табарга тиеш. Ә проект аларның профессиональ үсеш дәрәҗәсендә ярдәм итүче меценатларны табарга ярдәм итә.

Бүген "Арт-Мост" проекты йөзләгән рәссамны берләштерә, татарстанлыларның саны гына да 30 артык. Рәсми сайтта 3000 ләп хезмәт тәкъдим ителгән, Әлмәткә исә Идел буе шәһәрләре рәссамнарының мәйданда аерата уңышлы саналган 120 эше "килгән", шул исәптән исемнәре халыкара сәнгать китабына кертелгән рәссамнарныкы да.

Күргәзмә ачылу хөрмәтенә Әлмәттә җыелган рәссамнар күмәк эш тә башлап җибәрделәр. Казан-Әлмәт арасын тоташтырган күперне булдыруда Айрат Хәйруллин да үз өлешен кертте. Әлмәт картиналар галереясен җитәкләгән Роза Минабетдинова бу процессны "галерея тарихында беренче тапкыр" дип атады. Әйтергә кирәк, мольбертка куелган җирлектә күргәзмәгә килгән һәркем үз имзасын куя яки үзенчәлекле штрих өсти ала иде.

Күргәзмәнең үзенә килгәндә, биредә һәркем үз күңеленә, рухына һәм кәефенә туры килердәй сәнгать әсәре таба ала. Көнбатыш һәм Көнчыгыш мәдәнияте урталыгында булган безнең рәсем сәнгатенең мөмкинлекләре киң һәм бу үзенчәлек һәр картинада чагылыш тапкан. Күпсанлы эшләр арасында реалистик нигезле яки символизм элементлары белән баетылган, фәлсәфи фикер чагылышы булган, экзотика һәм сюрреалистик мотивлы, эзотерик тематика өстенлек иткән, экспрессионизм һәм импрессионизм, абстракционизм һәм примитивизм агымнарындагы эшләрне күрергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса