Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтнең яшь ханбикәсен сайладылар [+ФОТОЛАР]

Районда иң матур чараларның берсе булып инде ике дистә ел үткәрелүче «Сөембикә» бәйгесе санала.

Яшь буында милли гореф-гадәтләрне, хатын-кызларга хас иң күркәм сыйфатларны саклап калуны максат итеп куйган бәйгене, гимназиялеләр инде берничә ел рәттән оештырып килә, бу чара күркәм традициягә әверелде дисәң дә була.
Быел да Ризаэддин Фәхретдин исемендәге татар гимназиясе үзенең Ханбикәсен сайлады. 10 А сыйныфтан 6 кыз әлеге титул өчен көрәште. Кызлар хөкемдарлар каршында аш-суга, иҗади осталыкларын күрсәттеләр, гаилә ядкарьләрен барладылар. Һәрберсе җиңүгә лаек булса да, беренче урын быел җырчы кыз Алсу Мансуровага бирелде.
Әлеге чара турында тулырак газетабызның алдагы саннарында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса