Әлмәтнең туган якны өйрәнү музее эшчәнлеге республика дәрәҗәсендә югары бәя алды
Музей эше үсеше проблемалары, яңа формалар - Әлмәтнең туган якны өйрәнү музеенда узган республика фәнни-гамәли конференция әлеге мәсьәләләргә багышланды.
Әлмәтлеләр Татарстан Милли музее, республика музейлары хезмәткәрләре белән эш тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Туган якны өйрәнү музее оешканга 20 ел. Шушы вакыт эчендә бик күп кызыклы экспонатлар тупланган, төрле күргәзмәләр оештырылган. Форумда ассызыкланганча, музей чаралары елдан-ел популярлаша. Төрле кәсеп һәм һөнәрне яңарту максатында "Мин - оста", гаилә мөнәсәбәтләрен һәм кыйммәтләрен ныгытуга багышланган күргәзмәләр эшли. Кала кунаклары күргәннәреннән канәгать калды.
Фото almetyevsk.tatar.ru сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа