Реклама
"Страна чудес" вокаль ансамбле (җитәкчесе Гөлнара Карпова, концертмейстер Татьяна Ященко) - халыкара фестиваль лауреаты.
Әлмәтнең 1 нче музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр күптән түгел Санкт- Петербург шәһәренең иҗат үзәгендә булып узган "Первый аккорд" халыкара фестивалендә катнашты. Жюри хөкеменә тәкъдим ителгән кызлар башкаруындагы "Кораблик детства", "Добрые сказки" җырлары III дәрәҗә дипломга лаек булды. Ансамбльнең Санкт - Петербургка баруы белән бәйле финанс чыгымнарны әти-әниләр күтәргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы