Әлмәтнең алты елга якын буш торган Мәдәният йорты яңара
2014 ел илебездә Мәдәният елы дип игълан ителде.
Нәкъ шушы елны шәһәрнең иске өлешендә башка кыяфәттә, яңартылган, үзгә төсмер бирелгән район Мәдәният йорты янәдән халыкка хезмәт күрсәтүгә кайтарылачак.
Алты елга якын буш торган, ташландык хәлгә килгән район Мәдәният йорты бүген кырмыска оясын хәтерләтә. Төзүчеләрне генә түгел, Иске Әлмәттә яшәүчеләрне дә еш күрергә мөмкин биредә. Әнә шулай кызыксынып, барлап күзәтәләр алар ремонт барышын. Бу аңлашыла да, аларның да концерт-чаралар күрәсе, балаларын, оныкларын түгәрәкләргә йөртәсе киләдер. Дөрес, шәһәрдә теләгән кешегә үзеңне үстерү, теләгән мавыгуың белән шөгыльләнү, спорт белән чыныктыру өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Ләкин алар янәшәдә түгел шул. Төзекләндерү эшләре дә юктан гына башланмады бит. Нефтьчеләр әлеге мәдәният учагын биредә яшәүчеләр үтенече буенча торгызырга ниятләде. Әйткән сүз - аткан ук. Капиталь ремонтка узган елның сентябренең икенче яртысында гына тотынган булсалар да, байтак эш башкарылган. Барлык иске тәрәзәләр, җылылык, канализация, су белән тәэмин итү системалары алыштырылган, түбәдә дә үзгәрешләр күренеп тора. Эш күләме аз түгел - 4 мең квадрат метрга якын.
Дүшәмбе көнне чираттагы тапкыр эш барышы белән танышырга килгән район башлыгы Мәҗит Салихов күргәннәреннән канәгать калуын белдерде. - Мәдәният елында бу Әлмәткә зур бүләк булачак, - диде ул. - Биредә нинди түгәрәкләр эшләргә теләүләрен ачыклау максатыннан халык арасында сораштыру да уздырдык, һәркем үз фикерен белдерде. Мин шулай бергәләшеп эшләүне хуплыйм. Мәдәният үзәгенең кайтуына соклану белән карыйсың. Без биредә республика, Россия артистлары гына түгел, чит илләрдән килүчеләр дә концерт белән чыгыш ясар дип ышанабыз.
Моның өчен барлык шартлар тудырыла. Заманча проектлар кулланыла. Төзүчеләргә дә эш өчен уңайлыклар бар, җылылык бирелгән. "Татнефть"кә чираттагы тапкыр рәхмәтебезне җиткерәбез.
Капиталь ремонт кураторы итеп "Елховнефть" идарәсе билгеләнгән. Идарә начальнигының капиталь төзелеш буенча урынбасары Равил Гыйззәтов әйтүенчә, барлык бүлмәләр буенча да ачыклык кертелгән, ягъни кайда нәрсә буласы билгеле. Иске Әлмәттә яшәүчеләр генә түгел, башкалар да бирегә спорт секцияләренә, рәсем сәнгате, кул эшләре, фольклор, җыр, хореография студияләренә, халык уен кораллары ансамбленә, вокаль, компьютер залларына йөри алачак. Подвалда теннис, авыр атлетика белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. Кыскасы, өлкәннәр дә, балалар да буш вакытларын файдалы итеп уздырсын өчен барысы да күздә тотылган. Буфет ясалуын да һәркем хуплый гына.
Бинаның эче генә түгел, тышы да үзгәрәчәк. Төзүчеләргә территорияне төзекләндерү, машина кую урыны, балалар мәйданчыгы ясау, янәшәдәге һәйкәлне яңарту бурычы да йөкләтелгән.
"Иске Әлмәт" Мәдәният йортында эшләр Нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәменә тәмамланырга тиеш. Бүген биредә һәр көнне 40 лап кеше эшли. Узган елга планлаштырылган 28 миллион сум акча тулысынча үзләштерелгән.
Ирина Апачаева
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа