Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләргә “Әлмәтем”нән хәйрия концерты

1 июньдә шәһәрнең бер генә оешмасы да бәйрәмнән читтә калмады.

Халыкның актив булып, чараларга йөрүе дә сөендерде. Әлмәтлеләрнең балаларны яклау көнендә паркта кичкә таба җыелулары да матур бер гадәткә әверелде. Меңләгән кеше "Әлмәтем" халык бию ансамбленең чыгышын карарга килә. Инде берничә ел рәттән данлыклы ансамбль сабыйларга хәйрия концерты оештыра.

"Язгы бөтерчекләр" Халыкара конкурсының алтын лауреатларын, 2009 елда Сочида узган "Югары нотада" Халыкара телевидения конкурсы Гран -при ияләрен, "Без бергә" бәйгесендә, "Сандугач сайрар илем" төбәкара бәйгесендә беренчеләрне, "Йолдызлык" республикакүләм бәйгесе лауреатларын карарга хәтта күрше районнардан да киләләр! "Балачак иленә сәяхәт" исеме астында узган быелгы концертка да бихисап кеше килде. Сәхнәдәге матур төсләр, чәчәкле-чуклы костюмнар, якты образлар һәркемне таң калдырды. Әмма бәйрәмнең төп кунаклары - балалар йөзендә шатлык балкуы иң мөһиме һәм сөенечле мизгелләрнең берсе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса