Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр Татарстанның уникаль географик, тарихи һәм архитектура объектлары өчен тавыш бирүдә катнаша ала

Кол Шәриф мәчете "Россия 10" проектында җиңүчеләр исемлегенә керергә мөмкин. 25 марттан 29 сентябрьгә кадәр ил халкы уникаль географик, тарихи һәм архитектура объектларын сайлауда катнаша ала.


Рус география җәмгыяте һәм "Россия" телеканалы башлап җибәргән проектның төп максаты - Россияне гаять бай мәдәни һәм табигый мираслы уникаль ил буларак таныту. Проект авторлары шул рәвешле илебезнең үзенчәлекле һәм күпкырлы булуын күрсәтеп, эчке һәм халыкара туризмны тагын да җәелдерергә уйлыйлар.
Проект-бәйге кысаларында халыкның интернет һәм СМС тавыш бирүе нәтиҗәсендә Россиянең 10 визуаль символы сайланып алыначак. Конкурс барышында тупланган мәгълүмат "Россия" ландшафт паркын төзүгә нигез булып торачак. Ул Мәскәү өлкәсенең Домодедово шәһәре тирәсендә урнашыр, дип планлаштырыла.
Парк төзүгә 1000 гектар җир бүлеп бирелгән инде. Бу мәйданда илебезнең йөзе булган барлык архитектура һәйкәлләре миниатюралары урын алачак.
Бәйгедә катнашу өчен Россия төбәкләрендә үткәрелгән алдан тавыш бирү нәтиҗәсендә 700дән артык объект сайлап алынган. Беренче этапта һәр федераль округтан унышар архитектура, табигать һәйкәле билгеләнә - барлыгы 80 объект. Икенче турдан соң дәгъвачылар саны 30га гына калачак. Соңгы турда 10 җиңүчене билгеләячәкбез.
Татарстанлылар "Россия 10" сайтында Кол Шәриф мәчете, Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Болгар шәһәре, Татарстан Милли музее, Казанның Меңьеллык мәйданы, Алабуга музей-тыюлыгы, Свияжскиның Успен монастыре, Раифа монастыре һәм Благовещение соборы өчен тавыш бирә ала, дип хәбәр итә Матбугат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250