Әлмәтлеләр танылган язучыны искә алды
Нефтьче, журналист, язучы Изаил Зариповның тууына 90 ел булды.
Саҗидә Сөләйманова исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә һәм Түбән Мактама китапханәсендә бу уңайдан искә алу чаралары узды. Чарада катнашучылар бу көнне күренекле шәхеснең тормыш һәм иҗат юлын барладылар, аның белән янәшәдә торып эшләгән кешеләр белән аралаштылар. Язучының 200 дән артык шәхси әйбере Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда саклана. Изаил Зариповның кызы, шулай ук журналист Лилия Сабитова да хатирәләре белән уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа