Әлмәтлеләр Ришат Төхвәтуллинны Фәрит Мөхәммәтшин белән куркытты
Кичә "Нефтьче" Мәдәният сараенда шаулап-гөрләп, аншлаг белән Ришатның концерты булып узды.
Яздым да, уйланып куйдым: бигрәк гади әйттем түгелме? Болайрак дөрес булыр, мөгаен: искиткеч җылы, туганнарча мохиттә, көчле алкышлар астында, хис-кичерешләргә бай, зәвыклы, затлы, чын татар моңы бәйрәме булды ул! Һич арттырмыйм, 980 шаһитым бар - зал шыгрым тулы иде. Ә бит шуның кадәр зур зал була торып та, билетсыз калу куркынычы бар иде. Елның елында Ришатның концертына йөргән мин фәкыйрегез быел да ВКонтакте челтәрендә афиша пәйда булу белән кырык эшемне кырык якка ташлап, кассага йөгердем. Баксаң, биредә хәбәрдар да түгелләр булып чыкты . Яшермим, мин кассага эшкә йөргән кебек йөрдем, иң яхшы урыннарны алып калу, гомумән, билетлы булу теләгем көчле иде. Администратор Илгиз белән WhatsApp аша бәйләнешкә кергәч кенә басылдым, аның каравы билет килгән көнне үк артыма ут капкандай кассага чаптым.
Алга китеп булса да әйтим, минем кебекләр күп булган, ләбаса. Концерт тәмамлангач, сәхнәгә күтәрелгән бер тамашачы маҗаралы да, кызык та бу вакыйганы бик тәмләп сөйләде (апа-җаным, бу язманы укысаң, я булмаса танышлары таныса, зинһар безгә кемлеген хәбәр итегез. Ул, һичшиксез, безнең газетаның чираттагы герое булачак. Саф татарча, матур, эзлекле итеп сөйләве белән узган елгы концертта ук игътибарны җәлеп иткән иде). Бер-берсен белмәүче дистәләгән җыр-моң сөюче, ТНВ каналында видеоролик күрү белән атналар буена кассада сакта торган. Атна-ун көн узгач та билетлы була алмаган өлкән яшьтәге апа-абыйлар зарлана ук башлаган. Бервакыт араларында берсе сүз саен, көн саен: "Фәриткә әйтәм боларны. Ул гына тәртип урнаштырыр", - дип кассаны сүгә икән. Башта моңа игътибар бирмәгән апа-җаным сорыйсы иткән: кем соң ул Фәрит? "Минем икетуганым Фәрит Мөхәммәтшин", - дип әйтеп салмасынмы ханым. "Неужели аңа кадәр барып җитәрбез инде", дип борчуга калган халыкны бу кадәр тавыш-гаугадан шулай ук пошаманга төшкән касса хезмәткәре телефон номеры биреп тынычландырган: администратор егет белән бәйләнешкә кергән алар. Ниһаять, шушы көннән Мәдәният сарае ишеге төбендә "митинг" тәмамланган. Ә юк, билет килгән көнне Илгизгә дә "эләккән" бит әле - теләкләренә ирешү шатлыгыннан апалар аны кочып-кочып үпкән!..
Сүз башыма кайтып, шул: Әлмәттә елына бер генә тапкыр концерт бирүче Ришатны апа-җаным шаяртып куркытып та алды. Янәсе шушы бәхеттән тә мәхрүм итә калсаң, Фәрит Мөхәммәтшин - үзебезнеке, икетуганы - Ришатның фанаты, тиз арада хәбәр итәрбез! Әлмәтлеләрнең тел төбен аңлады Ришат: яраталар, биредә сирәк концерт бирүен азсыналар, өстәвенә бертуктаусыз яуган алкышлар моны дәлилли - җырчы өчен бу югары бәя түгелме?!
Яшерен-батырын түгел, Ришатның концертына баручылар беркайчан да үкенми. Безнең халык сәхнә буйлап ярымшәрә кыяфәттә йөгереп йөргән, туктаусыз сикеренгән, булмаган тавышы белән очсызлы җырлар башкарган артистлардан гарык булды. Кайберәүләр шоу, икенчеләр аранжировка белән халыкны алдый. Ә Ришатның концерты рухи ләззәт бирә, йөрәгеннән ургылып чыккан моңы җаннарны дәвалый, күңелдә хисләр бураны уйната, күзләргә яшь китерә, шатландыра, тантана иттерә, әллә кайларга чакыра... Үзенең тыйнаклыгы, тамашачыга үзгә мөнәсәбәте, гадилеге, ихласлыгы белән күптән халык мәхәббәтен яулаган Ришатка чират торулары һич гаҗәпләндерми.
Концерт бар яктан да матур. Музыкантлар, биючеләр, алып баручылар, Алия Карачурина да Ришатның дәрәҗәсен төшерә торганнардан түгел. Әлеге иҗади команданың киләчәктә дә үз йөзен саклап, тугры хезмәт итәчәгенә шик юк - дус, бердәм, бербөтен алар.
Язмамның ахырына җиттем дә, күңелне бушлык биләп алды: концерт үтте, Ришат Әлмәткә кабат бер елдан соң гына әйләнеп кайтачак... Тоткарлана икән, юлын беләбез инде хәзер - туп-туры Фәрит абзыйга шалтыратабыз!
P.S. Апа-җаным, исән була күр! Барлык әлмәтлеләр исеменнән Ришат Төхвәтуллинга сәхнә түреннән җиткергән изге, матур сүзләрең, теләкләрең өчен чиксез рәхмәт! Синдәй, миндәй тугры тамашачыны очраштырган Ришатка исә иҗат үрләре, халкыбызның җыр-моңнарын дөнья буйлап таратуын дәвам итүен телибез!
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Марсель САМИГУЛЛИН фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia