Әлмәтлеләр лениногорскилыларга бүләк ясады
Районның үзешчәннәре Лениногорск районының Зәй-Каратай авылы Мәдәният йортында чыгыш ясады.
"Җырлыйм туган якта" исемле программаны күршеләр җылы кабул итте. Зилә Саримова, Алина Хәйбриева, "Заман", "Сөембикә" төркемнәре җырлары һәм Дамир Газиев, Гүзәл Сабирова, Элиза Аллаярова биюләре алкышларга күмелде. Үзешчәннәр бирегә тагын концерт белән барачаклар. Бу юлы ул 19 августта "Железнодорожник" микрорайонында булачак. 24 июльдә һәм 12 августта күршеләр үзләре безгә киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа