Әлмәтлеләр лауреат исемен алды
Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда «Пирамида»да «Йортыбыз - Татарстан» дип аталган республика этномәдәният фестиваленең гала-концерты үтте.
Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Татарстанның 22 муниципаль районыннан 40 коллектив арасында әлмәтлеләр дә бар иде. «Әлмәт» милли-мәдәни үзәгенең «Яшьлек» (художество җитәкчесе Фәридә Нуриева) вокаль-инструменталь ансамбле лауреат исемен яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia