Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр кино укып кайтып китте?! [+ФОТОЛАР]

"Китапханәдә төн" акциясенә кушылучылар хәтта киноны укып булуына да ышанып кайтып китте.

"Камера! Мотор! Укыйбыз!" Илдә игълан ителгән кино елы уңаеннан, быелгы Бөтенроссия акциясе шундый шигарь астында узды. "Китапханәдә төн" бөтен илдә апрель аенда уза торган зур чара ул. Ул төнне бөтен китапханәләр, китап кибетләре, әдәби күргәзмәләр үзләренең эш сәгатьләрен озынайта.

- Әлмәт китапханәләре төнге акциягә икенче ел гына кушыла. Элек бу акция Санкт-Петербург, Казан, Мәскәү кебек зур шәһәрләрдә генә уза иде. Узган ел әдәбият белән бәйле булса, быелгы чара кинога багышланган. Райондагы барлык авыл китапханәләре, шәһәрнекеләр дә "Кино укы" дигән китап уку фестиваленә кушылды. Мондый акцияләр халыкны китапханәләргә тартып китерү, укуга кызыксыну уяту максатыннан оештырыла, - диде үзәк китапханәдә балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Миләүшә Кагарманова .

Быелгы акция 23 апрель -Халыкара китап һәм авторлык хокуклары көненә дә туры килде. Билгеле, чарада катнашучыларның күбесе моны белмәсә дә, китапханәләрдәге җырлы-әдәби тамашаны күрергә йөзләгән кеше килде.

2 нче Идел буе халыклары әдәбияты китапханәсендә хактан да китаплар төне узды. Китаплар иленә аяк атлауга ук илнең танылган режиссерлары, актерлары фотосурәтләре күргәзмәләре урнаштырылган, кино индустриясенә багышланган китаплар түрдә урын алган иде.

"Китапханәдә төн" акциясен күәтләргә Әлмәтнең танылган үзешчән артислары да килгән иде. Энҗе Асадуллина, Людмила Аланлы үзләренең җырларын бүләк итте, сәнгать коллективлары, тынлы оркестр, ветераннар коллективы чыгышы да тамашачы күңеленә хуш килде.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә дә тулы бер театральләшкән тамаша узды. Виртуаль күргәзмәләр, элекке совет фильмнары белән видеосалоннар, шәһәрнең яшь шагыйрьләре сәгате - бар да Әлмәт халкын төнге бер могҗизага алып кереп китте. Беренче тапкыр китапханәләрнең уку залында матурлык дәресләре узды - теләге булганнар бушлай чәчтарашчы хезмәтеннән кулланды, бизәнү серләрен белеп китә алды.

Ул төнне буккроссинг почмаклары да эшләде, "Ау,укучы!" дигән мәйданда бурычлы китап укучыларны барлап, аларның бурычларын кичерделәр. Ә тамашаның төп кунаклары - 1 нче мәктәп укучылары өчен квест уены узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса