Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр Карелиядә Сабантуй уздыра

Әлмәт делегациясе бу минутларда Карелиядә милләттәшләребез өчен Сабантуй уздыра.

Нефтьчеләр башкаласына ел саен чит җирләргә барып, милли бәйрәмебезне оештыру, гореф-гадәтләребезне күрсәтү, милләттәшләребез белән аралашып, Татарстан җиреннән зур сәламнәр, бүләкләр җиткерү бурычы йөкләтелә. Узган ел әлмәтлеләр Германиянең Берлин шәһәрендә Сабантуй уздырып кайткан булса, быел безнекеләргә Карелиянең Петрозаводск шәһәрендә чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде. Әлеге чарага ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин җитәклегендәге делегация юл алды. Районыбызның үзешчән сәнгать йолдызлары, драмтеатр артистлары Карелиягә һәрвакыттагыча җырлы-биюле тамаша алып китте. Шулай ук безнекеләр милләттәшләребезне Әлмәт бавырсагыннан да авыз иттерәчәк. Моннан тыш, башка күңелле сюрпризлар да планлаштырылган. Болар хакында без соңрак язып чыгачакбыз. Хәзергә исә якташларыбызның лаеклы дәрәҗәдә Сабантуй уздырып, исән-имин шәһәребезгә әйләнеп кайтуын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса