Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр “Бөек Болгар” фестивалендә катнашты [+ФОТОЛАР]

Фестиваль тарихчылар өчен дә, кызык уеннар яратучылар өчен дә күңелле булды.

13-14 августта Болгар музей-тыюлыгында "Бөек Болгар-2016" урта гасыр сугышы буенча фестиваль узды. Анда Россия һәм чит илләрдән килгән тарихи клублар катнашты. Фестиваль барышында борынгы шәһәрчек территориясендә ярминкә оештырылган иде. Анда табылган археологик казылмаларның ювелир күчермәләрен, тарихи костюмнарны, читекләр сатып алырга мөмкин булды, борынгы бизәнү әйберләре ясау, тукымалар туку һәм башка төрле әби-бабаларыбызның һөнәрләреннә өйрәтү буенча мастер-класслар булды. Моннан тыш фестивальдә катнашучыларга урта гасыр ризыкларыннан авыз итәргә мөмкинлек тудырылган иде.
Көннең кызулыгына карамастан, фестивальгә халык күпләп җыелган иде. Кунаклар арасында әлмәтлеләр дә булды. Кайбер оешмалар үзләренең хезмәт коллективлары өчен, кайберләре күпбалалары һәм аз керемле гаиләләр өчен махсус сәяхәт оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса