Әлмәтле халыкара бәйге җиңүчесе
Белоруссиянең Минск шәһәрендә узган "Дети России" халыкара фестивалендә 1 нче гимназия укучысы Тимур Мусин Гран-При яулады.
Мәртәбәле бәйге ике этапта узган. Беренчесендә әлмәтле "Дельфин" җырын башкарса, икенче этапта испан телендәге бер җыры белән жюрины таң калдырган.
Исегезгә төшерәбез, Тимур Мусин районда гына түгел, ә "Голос" проектында катнашып, бөтен илгә танылырга өлгерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа