Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәткә үзенчәлекле убырлы карчык килде?!

Шәһәр җитәкчелеге аның килүенә хәтта өен дә салып куйган.

Бүген Әлмәттә зур вакыйга - "Бяки-буки" әдәби фестивале булды.

Бу әдәби урам бәйрәме инде берничә ел рәттән уза. Барлык республика шәһәрләрендә узган һәм балаларны китапка, укуга тарту өчен оештырылган чарага мәртәбәле кунаклар да килде. Алар арасында балалар язучысы Роберт Миңнуллин, Артур Гиваргизов та бар иде.

Балалар өчен чаралар инде 6 июнь көнне үк башланды. Язучылар белән очрашулар узды. Иң матур китап укучылар, эссе язучылар, иң яхшы методик проект язган укытучылар арасында бәйгеләр үтте. Урам бию батллары оештырылды, китап күргәзмәләре эшләде. Кыскасы, яшьләрне китап укырга этәрүне максат итеп куйган чара бик кызык һәм файдалы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса