Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәткә тагын Кыш бабай килде [+ФОТОЛАР]

Яңа ел төрки-фарсы календаре буенча әле шушы көннәрдә генә табигатькә аяк атлады. Әлмәтлеләр нәүрүз бәйрәмен зурдан кубып каршылады.

Быелгы Нәүрүз үзенең суыклары белән әле озак хәтердә сакланыр. Сәхнә түренең бер ягын болытлар арасыннан чыккан иркә кояш нурлары биләсә, икенче ягында буран дулады. Яз бәйрәме белән бер-беребезне котлашсак та, тәннәр суыктан чемердәп, күңел җылы чәй сорады. Узган ялларда "Нефтьче" мәдәният сарае каршында җәелдерелгән Нәүрүз бәйрәме менә шулайрак узды.

Гадәттәгечә, сәхнә түренә иң элек Нәүрүз гүзәлләрен чыгардылар. Берсеннән-берсе чибәр, үз авылларының бизәкләре булган һәр кыз алкышларга лаек иде.

Гомумән, бәйрәм көнне матур йөзләр, якты номерлар бихисап булды. Курай моңнары да, тальян чыңы да, думбыра чиртүенең үзгә яңгырашы да, кубыз тартучылар да булды. Иҗат коллективлары, авыл мәдәният йортлары әзерләгән уен-көлке әлмәтлеләрнең күңелен ачты.

Мәйданда исә уеннар, бәйгеләр, спорт ярышлары гөрләде. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән милли киемнәрдән фотосессия почмагы да, көнчыгыш тәм-томнары да төрки халыкларның бәйрәмен тулысы белән ачып салды. Имбир прәннекләрен бизәү, изонить (җепләр белән нокталарны тоташтырып рәсем чигү) техникасы белән кояш - нәүрүз символын ясау, хыялларны тормышка ашыра торган кыңгыраулы кәрзин һәм юрау тартмачыгы - бар да урынлы һәм бәйрәмчә иде.

Балалар өчен төрле спорт ярышлары да оештырылды. Тамашачыларны традицион "Карга боткасы" белән сыйладылар, мәйданда күңелле аниматорлар йөрде. Бер сүз белән генә әйткәндә, "Нәүрүз" бәйрәме кызык узды. Һәрхәлдә, әлмәтлеләрнең көләч йөзе, балаларның шау-шулы кәефләре шуның турында сөйли иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса