Әлмәткә “Шәһәрнең мәдәни мохиты”на Иркә килә. Пляжда да зур бәйрәм
"Шәһәрнең мәдәни мохиты" проекты кысаларында һәр атнаны әлмәтлеләргә бүләк ясала.
Агымдагы атнада, ягъни шимбә, 6 август көнне Ленин мәйданында танылган җырчы Иркә чыгыш ясаячак. "Яшьлек" скверы юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган программа куелса, "Шәмсенур"да бу юлы биюләр тәкъдим ителә. Яшьләр үзәге мәйданында "Татнефть" яшьләр комитетының күңел ачу программасы, пляжда чаллылыларның кавер-төркеме чыгышы, шәһәр паркында шулай ук Чаллы җырчысы Флера Талипованы концерты планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа