Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәткә шүрәлеләр килгән, күрдеңме?! [+ФОТОЛАР]

Ничә диген әле син? Берьюлы дүртәү! Дүртесе дә дүрт төрле, дүртесе дә кабатланмас, матур һәм бик мөләем өстәвенә!

Әлмәт татар дәүләт театры нәни тамашачыларын өр-яңа театр-тамаша белән сөендерде. Уфадан килгән режиссер Эдуард Шахов әзерләгән спектакль бик нәни әлмәтлеләргә дә, мәктәп укучыларына да, аларның әти-әниләренә дә хуш килерлек. Беренчедән, ул замананың үзе кебек үзгәрешләргә һәм көтелмәгән алымнарга бай. Икенчедән, балалар өчен аңлаешлы һәм алар арасында популяр булган рэп жанры сабыйлар яраткан әкиятләр белән белән үрелеп бара. Бер сәгатьтән артык булмаган тамаша вакытында тамашачылар артистлар белән бергә сабантуй мәйданына да күчә, татар теле дәресләрен дә "уза", бик рәхәтләнеп уйный да, көлә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса