Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәткә нәни “сандугач”лар җыелды [+ФОТОЛАР]

Быелгы "Сандугач сайрар илем" фестивалендә 21 төбәктән 2000 гә якын бала катнашты.

2011 елдан фестивальдә катнашучы балаларны Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге мәдәният һәм ял паркына кунакка алу гадәте кертелде. Инде берничә ел рәттән җәйге каникулларда республиканың башка районнарында яшәп, фестивальдә катнашучылар Россиянең һәм СНГ илләренең иң яхшы паркына ял итәргә килә.
Узган шимбәдә шәһәр паркына янә сәләтле балалар җыелды. Алар аттракционнарда йөрде, диңгездә йөзүче корабны хәтерләткән "Ассоль" кафесында сыйланды, берничә төрле кош, йорт хайваннары, кыргый җәнлекләр яшәгән зоопаркка сәяхәт кылды.
Әлмәт халкы гына түгел, нәни артистларның чыгышын карарга хәтта күрше- тирә районнардан да килгәннәр иде. Чарада "Татнефть" ААҖ нән мәртәбәле кунаклар да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса