Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтчә «ДОМ 2»

«Дом 2» дип яздым да, үзем дә сискәнеп киттем. Халыкның аңлар-аңламас әллә ниләр уйлавы бар! Сенсация ясарга тырыша дип кабул итә күрмәгез тагын, миңа кадәр сенсацияне Әлмәт драмтеатры ясады инде. Мин бары тик аның шаһиты гына булдым.

Ниләр генә күрмәссең безнең театрда – һич көтмәгән һәм кабатланмас куелышлары белән гаҗәпләндерә беләләр. Бу юлы реалити-шоу тәкъдим иттеләр. Үзе татарча, үзе заманча, үзе кешечә (Дом 2 дәгечә түгел!). Монда Собчак та, Бузова да юк. Уенның хуҗасы – кайчандыр мәхәббәтен югалткан җитди егет Салават. Теләге изге аның: дуслары-хезмәттәшләренең хыялын тормышка ашыру. Тапкырлыгы белән ул моңа ирешә дә, «Хыял йорты» егет-кызларны кавыштыра, тормышны бөтенләй башка яктан ачарга булыша, эчке халәтләрен үзгәртә, иң мөһиме, бәхетләрен табарга ярдәм итә. Кыскасы, яшьләрчә, әмма акыллы килеп чыккан бу спектакль. Эчтәлеге мавыктыргыч, мәгънәле, юморга, җыр-биюләргә бай һәм ул безнең бүгенгебезнең чагылышы. Тамашачы, валлаһи, сәхнәдә үзен танып утыргандыр. Әйе, безнең заман кешесе шундый: эшлекле, акча санарга яратучы, интернет һәм телефон колы, мөнәсәбәтләргә караганда, купшы тормышка өстенлек бирүче. Әмма һәркемнең күңелендәге ерак бер почмагында мәхәббәт турындагы хыял яши. Һәр вакыйганы саннар белән генә күзаллап исәпләүче Нәфкать (Илшат Агиев), интернет челтәреннән башка чынбарлыкта югалып калучы Идрис (Айрат Мифтахов), килеш-килбәте, елмаюы белән генә дә һәркемне әсир итә белүче Айдар (Раушан Мөхәммәтҗанов) күз атып йөргән кызлары белән кавышу турында хыяллана. Хәйләләп, үзенең дә мәхәббәтен кайтаручы, иптәшләрен дә кайгыртучы Салаватның (Динар Хөснетдинов) зирәклеге ахыр чиктә тантана итә. Ул булдырган реалити-шоуда 24 сәгать видеокүзәтү астында яшәп, зур акча оту теләге белән катнашучы кызларның дүртесе дә нәтиҗәдә матди байлыктан да өстенрәк бүләккә – мәхәббәткә ия була.

Әсәрнең идеясе күркәм, аны тамашачыга җиткерү алымнары исә тагы да күңелгә ятышлы. Мәгълүм ки, спектакльне сәхнәләштерүченең хезмәтенә ишарә бу. «Хыял йорты»ның авторы – заманыбызның көчле һәм креатив режиссеры Илгиз Зәйниев. Бу аның Әлмәттәге беренче эше генә түгел, моңа кадәр дә ул безнең сәхнәдә үзенчәлекле спектакльләр куеп, тарихка кереп калган шәхес. Иҗатташ дуслары – композитор Эльмир Низамов, хореограф Нурбәк Батулла, рәссам Булат Ибраһимов белән тудырылган «Хыял йорты»на тулы заллар, көчле алкышлар, озын гомер юлларга батырчылык итәм әле. Әлеге команда эшләгән труппаны яхшы белгәнгә күрә фаразларым дәлилле. Әлмәт артистлары адресына бер сүз җитә: браво!

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Евгений Михайлов фотолары

 

Илгиз Зәйниев,

режиссер

– Хәзер реалити-шоу яшьләр арасында популяр нәрсә. Кызык булуы өстенә спектакльдә замана фәлсәфәсе дә бар. Без бит авыл балалары. Ә

авылда күршеләрнең күз алдында реалити-шоудагы кебек яшиләр: кызыксыналар, тикшерәләр, күзәтәләр. Шуңа безгә туры килә торган формат бу. Әлмәт артистларын бик хөрмәт итәм. Монда яшьләр күп. Минем спектакльдә генә дә ике составта 16 кеше уйный. Бирегә чакыруларын һәрвакыт сөенеп кабул итәм. Алар белән теләсә нинди материалны алып, курыкмыйча эшләргә була. Өч спектакль сәхнәләштерү дәверендә труппаның 90 % белән эшләгәнем бар. Һәрберсе турында кулымны йөрәгемә куеп, югары фикерләр әйтә алам.

 

Эльмир Низамов,

Композитор:

– Әлмәт театрында «Качаклар»дан соң икенче эшем бу. Әлегесе тагы да музыкаль, анда Резеда Гобәева сүзләренә иҗат ителгән 10 җыр яңгырый. Барысы да яшьләрчә, заманча. Автор өчен үз әсәрләрен сәхнәдән ишетү – зур бәхет. Әлмәт театры белән янәдән очрашуыма шатмын. Мондагы артистларның күзләре янып тора. Алар спектакльдә яши белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса