Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт журналистлары “Качаклар” спектаклен карады. Шәп булырга тиеш!

Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә аны күренекле драматург, режиссер Илгиз Зәйниев куя.

Премьерасы 26 һәм 27 февральгә исәпләнгән Нәкый Исәнбәт пьесасы буенча әзерләнгән әлеге спектакль моңарчы 1965 һәм 1980 елларда Галиәсгар Камал театры сәхнәсендә ике тапкыр куела. Татар классикасы булып исәпләнгән әлеге тамашаны рәссамы Булат Ибраһимов, композиторы - Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Эльмир Низамов. Биюләрне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова куйган. Исемнәре үзләре үк сөйли торган шәхесләр әзерләгән спектакльдә безнең сөекле артистларыбыз да һәрвакыттагыча югарыда калып, яңа яктан ачылыр дигән өмет бар.
- Мин "Качаклар"ны кую хакында моннан берничә ел элек үк хыялланып йөри башладым. Һәр нәрсәнең үз урыны, вакыты, кешеләре дигәндәй, ниһаять ул да үз сәхнтәсен тапты дип уйлыйм, - дип билгеләп үтте очрашу барышында Илгиз Зәйниев.
Язылу вакыты узган гасырга караса да, темасы бүген дә бик актуаль булган спектакль гел башкача, яңа формада куелган. Асылда елый торган трагедия ятса да, комедия жанрына туры килүче "Качаклар" рәхәтләнеп көлдерә һәм уйлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса