Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт яшьләре республиканы яулый

Бүген Халыкара яшьләр көне.

Яшьләргә багышланган бәйрәмнәр шактый бездә. 12 августта бөтен дөньяда яшьләр көнен билгеләп узуларын бәлки күпләр белмидер дә әле. Әлеге уңайдан без Әлмәт төбәгенең күрке булган яшь кызларны -«Сылукай» вокаль ансамбле солистлары хакында язып чыгарга булдык. Төркемнәре кебек алар үзләре дә сылу, яшь һәм сәләтлеләр.

Сылукай! Татар кызларының бөтен матурлыгын һәм нәфислеген үз эченә алган менә шундый атама бирә алар үзләренең төркемнәренә. Һәм бу исем үзен бик тиз аклый да. Бүген «Сылукай» вокаль ансамбле чыгышыннан башка бер генә чара да, концерт та узмый! Алар матурлыгы белән дә, моңнары белән дә район бизәге булып тора. «Киек казлар», «Матурлык дөньяны коткарыр», «Утыр әле яннарыма», «Сарман» - ансамбль репертуарында нинди генә эстрада һәм халык җырлары юк!

- Җырны сайлаганда без иң элек аның мәгънәсенә игьтибар итәбез. Җыр ул концерт номеры гына түгел, ә беренче чиратта нинди дә булса мәгънә алып килүче бер фәлсәфә дә. Йөрәккә үтеп керә алган кеше генә матур җырлаучы исемен күтәрә ала. Җырлаганда кеше синең аһәнеңне ишетеп ял итәргә тиеш, - ди ансамбльнең җитәкчесе, Әлмәт мәдәниятен үстерүгә үзеннән саллы өлеш керткән моң алиһәсе Юлия Леонтьева.

Ул үзе дә иҗатка ялгыш кына килеп кергән кешеләрдән түгел. Түбән Камадагы Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятен тәмамлаган кыз моннан 14 ел элек Әлмәтнең җыр дөньясына башы-аягы белән кереп чума. Дүрт телдә - татар, рус, инглиз һәм итальян телләрендә җырлаучы Юлияне әлмәтлеләр һәр чарада яратып кабул итә, алкышларга күмә. Бүген инде ул ансамбльне республика күләменә чыгару хыялы белән янып йөри.

2012 елда оешкан ансамбльнең беренче составыннан соң инде шактый вакыт узган. Составтагы хәзерге кызлар гел башка юнәлештә эш башлаган- алар халык җырларына гына түгел, ә беренче чиратта эстрада җырларына өстенлек бирә икән. Үзенең нәзәкатьле карашы белән теләсә кемне әсир итәрдәй Лениза Шафикова, кечкенәдән җырларга яраткан Зәлия Идрисова, Ютазының матур табигать мизгелләрен үзенә алган Элиза Латыпова - кызларның һәммәсе җырга гашыйк, моңлылар. Лениза һәм Элиза студентлар, Зәлия Лениногорск музыка һәм рәссам педагогика көллиятен тәмамлап, шәһәребезнең 27 нче балалар бакчасында музыка тәрбиячесе булып эшли.

Аның турында аерым язап үтәргә дә кирәктер. Бу кыз яшь булуына карамастан инде шактый үрләр яуларга җитешкән. Республикада беренче тапкыр уздырылган зур проект - «Беренче микрофон» реалити-шоуында катнашып финалга узган.

Ансамбльнең кыска гына вакыт эчендә ирешкән үз уңышлары да шактый.

2012 елда «Звенящая капель» конкурсында беренче дәрәҗә лауреат исеменә ирешәләр, шул ук елны «Сандугач сайрар илем» бәйгесендә дипломант булалар. Бөтен республикага танылган җырчылар булу, халык иҗатын киләчәктә киң җәелдерү- төркемнең иң зур хыялы бүген.

Бу сәләтле һәм яшь кызларга яшьлек елларының кадерен белеп, тамашачыларны матур җырлары белән әле тагын бик күп тапкырлар сөендерергә дигән теләктә калабыз. Аларның җырларындагы кебек матурлык дөньяны коткарсын, гүзәл карашлары, йөзләрендәге яшьлек дәрте сүнмичә, гомерләренең кадерен белеп яшәргә язсын.

Филүзә Хәмидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса