Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт ветераннар хоры “Балкыш”та Гран-при яулады

Шушы көннәрдә Казанда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ветераннарның II "Балкыш" үзешчән башкаручылар фестиваленең финал өлеше - Гала-концерты үтте.

Анда ветераннарны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова сәламләде.

Концертны ТР ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасы республика Советы рәисе урынбасары Ефим Вайнер ачып җибәрде. Ул әлеге фестивальнең республика мәдәни тормышында зур вакыйга, зур бәйрәм булуын билгеләп үтте. Татарстан ветераннар хәрәкәтен хуплаганнары өчен, республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. "Балкыш" фестиваленең балкышы яңа талантларга юл ачуына, республика яшәүче халыкларның мәдәниятын саклау һәм үстерүгә ярдәм итүенә шик булмавын билгеләп үтте.

Гала-концертта Бөгелмә, Мамадыш, Кама Тамагы, Әлмәт, Биектау, Кукмара, Минзәлә, Чистай, Мөслим, Чүпрәле, Саба, Лаеш, Арча, Апас, Балтач, Зәй, Яшел Үзән һ.б. муниципаль районнар, Казан, Яр Чаллы шәһәрләре ветераннары катнашты. Алар татар, рус, мари, удмурт, керәшен, чуваш мәдәниятын пропагандалады.

Шулай итеп, Татарстанның иҗади сәләткә ия ветераннарына быел да "Балкыш" үзешчән башкаручылар фестивалендә талантларын күрсәтергә мөмкинлек бирелде.

Әлмәт ветераннар хоры "Балкыш" фестивале гала-концертында республиканың иң яхшы хоры булып танылды һәм Гран-при яулады. Шулай ук ветераннар шәһәр советының культмасса эше буенча комиссия рәисе Лидия Старшинина да Гран-при иясе булды. Фестивальдә барлыгы 800 иҗат номеры тәкъдим ителгән иде, гала-концертка шуларның иң яхшы 27 се сайлап алынды.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250