Әлмәт урам театры «Шүрәле һәм Ко» спектакле әзерли
Яңа жанрдагы куелыш «Татнефть» компаниясе белән «Странствующие куклы господина Пэжо» театрының уртак проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Татар әкиятләре мотивлары буенча урам спектаклен режиссер, драматург, Мәскәү, Питер, чит ил театрларында 50 дән артык спектакль куйган, телевизион проектлар авторы, 70 тән артык кинода төшкән Владимир Глазков сәхнәләштерә. «Шүрәле һәм Ко» әлмәтлеләргә сентябрь аенда тәкъдим ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа