Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театрында Татарстанның халык артисты Фоат Зариповка 60 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе узды

Фоат. Февраль. Икесе дә «ф» хәрефенә башлана. Әллә шуңамы Фоат Зариповның да холкы, темпераменты дөньяга аваз салган ае кебек үк кояшлы да, карлы-буранлы да - Әлмәт театрында күп спектакльләр сәхнәләштергән, шуларның шактыенда Фо­ат абыйга рольләрдән өлеш чыгарган режиссер Илдар Хәйруллин әйтә моны.


Бу хакта ул Татарстанның халык, Башкортостанның атказанган артисты, Д. Сираҗиев һәм Р. Төхфәтуллин исемендәге премияләр иясе Фоат Зариповка 60 яшь тулу уңаеннан уздырылган иҗат кичәсендә яратып, үз итеп ассызыклады. Әлмәт татар дәүләт драма театрына ул көнне яраткан артистын тәбрикләргә Татарстаннан, Башкортостаннан кунаклар, театрга мөкиббән тамашачылар җыелды. Ат яраткан, үзе дә ат кебек эшләгән, арусыз сәнгать йөген тарткан Фоат турында истәлекләр яңартты, артист­ның утыз биш еллык сәхнә тарихында уйнаган спектакльләренә күз ташлады алар.

Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгатьне үстерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Самат Фәтхуллин танылган артистка яңадан-яңа рольләр теләп республика хөкүмәте рәисе Илдар Халиковның Рәхмәт хатын тапшырды. Район җитәкчелеге исеменнән юбилярны Әлмәт муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Наҗия Хәйдәрова котлады.

- Фоат ага, Сез Әлмәт театрының йөзек кашы, меңләгән тамашачының хөрмәтен, мәхәббәтен казанган сәнгать остасы, сәхнә остазы. Киң профильле, тирән эчтәлекле, бай рухлы, тормышка битараф булмаган, төрле характердагы 100 дән артык образ тудырган талантлы шәхес. 35 еллык сәхнә стажы - ул тырышлык һәм осталык сорый торган хезмәт, - диде район башлыгы киңәшчесе.

Кичәдә мөхтәрәм артистны котларга данлыклы Камал, Тинчурин, Чаллы, Минзәлә, Түбән Кама, Бөгелмә, Туймазы театрларыннан, Сибайдан иҗатташ дуслары, нефтьчеләр, туган төбәгеннән якташлары - Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, авылдашлары - чубыклылар, күпсанлы туганнары килгән иде.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250