Реклама
Әлмәт татар дәүләт драма театрында 27 апрель көнне сәгать 10 да "Туфан мәктәбе" проектының балалар театр фестивале була.
Драматургның Әлмәт театрында узган 75 яшьлек юбилеенда "Акбай һәм сарык малае" әкиятеннән өзек күрсәтелде. Элмира Яһудина Бәрән ролен башкарды. Туфан абый чын күңелдән рәхәтләнеп көлеп һәм сокланып утырды аңа. Сәхнәгә шулай итеп яңадан "Акбай һәм сарык малае" әкияте куелды, һәм "Туфан мәктәбе" әнә шулай дөньяга килде.
Проект икенче ел эшли. 2012 нче елның 14 нче маенда Т.Миңнуллинның "Акбай һәм сарык малае" әкияте премьерасы белән "Туфан мәктәбе" проектының презентациясе булды. Залга проектта катнашырга теләгән балалар җыелган иде. Уку елы башыннан шәһәрнең 10 мәктәбенең 10 төркемендә театр дәресләре башланды. Артистлар балаларны актерлык осталыгына өйрәттеләр. 27 апрельдә булачак фестивальдә һәр төркем Туфан Миңнуллинның әкиятеннән өзек белән чыгыш ясаячак. Фестиваль сәхнәсендә кунак Камал театры артистлары "Авыл эте Акбай" әкиятенең өзеген уйнаячак.
"Туфан мәктәбе" проекты Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы һәм "Татнефть" җәмгыяте булышлыгы белән башкарылды.
Әнисә ТАҺИРОВА
Әлмәт театры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы