Әлмәт театры үз сәхнәсеннән китеп тора
Әлмәт татар дәүләт драма театры бүген Димитровград шәһәренә иҗади сәфәргә юл алды.
14-15 май көннәрендә "Кызлар килде авылга" (Н. Гаетбай), "Диләфрүзгә дүрт кияү" (Т. Миңнуллин) һәм балалар өчен "Времена года" әкиятен күрсәтә. Труппаның бу тарафка гастрольләргә беренче чыгуы түгел. Дөрес, 2007 елда М. Кәримнең "Кыз урлау" музыкаль комедиясе белән Әлмәт театрын танытып кайтканнар иде.
Безнекеләр юк чакта сәхнә буш тормаячак - бирегә Островский ис. Димитровград драма театры килә. 14-15 май көнне 13.00 сәгатьтә балалар өчен «Генерал Фанта-геро» спектакле, кичен өлкән тамашачыларга «Дон Жуан в масштабе тыла» яшь аралаш комедия тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа