Реклама
Халыкара театр көнендә "Тантана" республика театр премиясе лауреатларын игълан иттеләр.
Әлмәт театры бу көнне Камал сәхнәсенә ике тапкыр күтәрелде. "Актер ансамбле өчен" номинациясендә Бертольт Брехтның "Туй" спектакле, шушы спектакльдәге Кияү образы өчен Илсур Хәертдинов "Дебют" номинациясендә җиңү яулады. "Актер ансамбле өчен" номинациясенә 10 театрдан 65 номинант дәгъва белдергән иде (11 спектакль). "Дебют" өчен 7 номинант "көрәште". Сүз уңаенда, "Тантана"ны Татарстан Мәдәният министрлыгы театр сәнгате өлкәсендәге алдынгы иҗади һәм иҗтимагый казанышларны билгеләү максатында гамәлгә куйды.
унлыкка керделәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы