Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры сезонын яба

Рәсми рәвештә җәйге ялларга труппа 10 июльдә генә китсә дә, сезонның соңгы спектакльләрен карарга ашыгып калыгыз, тамашачылар! Бу хакта театр җитәкчелеге матбугат конференциясендә кабат-кабат кисәтте.

72 сезонын Әлмәт театры премьералар елы диеп игълан итте һәм бу девиздан калышмый көнне-төнгә ялгап эшләде. Мәгълүмати сәбәбе дә юк түгел - театр сөючеләр өчен бу ел татар театрыны нигез салынуга 110 ел тулу белән истәлекле. Ә моны яңадан-яңа спектакльләр белән билегләп үтүдән дә дөресерәге юктыр, мөгаен. Шулай итеп сезон ачылган көннән башлап безнең труппа тамашачыларын гаҗәпләндерде дә, елатты да, сагайтты да, сагышландырды да, шатландырды да. Октябрь-ноябрь айларында кайнар табадан бер-бер артлы «Кар астында кайнар чишмә», «Сигезле бию», «Кибет» һәм «Син кайда идең?» спектакльләре төшеп кенә торды. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева сүзләренчә, бөтен кешегә берьюлы ярап булмаса да, һәр дүрт премьераның үз тамашачысы табылды. Әлбәттә, театр иң нәниләрне дә онытмады - алар өчен декабрьдә «Приключения маленького Мука», апрельдә генә «Самый лучший день» исемле тамашасын өлгертеп шатландырды. Март аенда дөнья күргән Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» е исә кыска гына вакыт эчендә төрле буын кешеләрен берләштерә торган күптән көтелгән классик спектакленә әверелде.
- Бу күптән кирәк иде! Моны минем генә түгел, театр сөючеләр фикере. Спектакльнең үткәнебезнең, гореф-гадәтләребезне, телебезне өйрәнү, саклап калу өчен кирәклеген күпсанлы тамашачыларыбыз әйтә икән инде, димәк без дөрес юлда, - ди Фәридә ханым.
Атналык, айлык репертуарны тормышка ашырудан тыш соңгы елларда Әлмәт театрының үзенчәлекле актив тормыш позициясенә әверелгән гастроль һәм фестивальләре дә сокланырлык ешлыкта уңышлы һәм уңдырышлы итеп дәвам итте.Сезон ачылганда Татарстанның атказанган артистлары Наилә Нәҗипова, Мәдинә Гайнуллина (Мәдинәгә бу югары исем шулай ук бу сезонда бирелде) һәм Илшат Агиевка тапшырылган район башлыгының «Елның иң яхшы актеры» премиясе, театрның үзендә булдырылган Дамира Кузаева (быел аңа 70 яшь тулган булыр иде) исемендәге бүләгенә өстәп Әлмәт актерлары мәртәбәле бүләкләрне нәкъ менә шул фестивальләрдә яулады. Диләрә Ибәтуллина «Кибет» спектаклендәге роле өчен «Дебют» номинациясендә, Наилә Нәҗипова «Син кайда идең?» дәге Эльза образы өчен «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булдылар. Моннан тыш «Театр. Ялта. Чехов» VIII халыкара театр фестивалендә «Туй» спектакле безнекеләрне «Хрустальный фронтон» лы, В. Золотухин исемендәге II Бөтенроссий яшьләр театры фестивалендә «Бистә фәрештәсе» «За творческий ансамбль» номинациясендә дипломант итте. Безнекеләр шулай ук VIII бөтенроссия «Ремесло» яшь режиссерлар фестивалендә, «Снежность» хәйрия чарасында уңышлы чыгыш ясадылар. Әле яңа гына илһамланып Венгриядә узган шагыйрь, драматург һәм философ Имре Мадач исемендәге MITEM IV халыкара театраль фестиваленнән кайтып төштеләр. Анда Әлмәт театры Лермонтов әсәре буенча куелган «Гашыйк Кәриб» спектаклен тәкъдим итте.
- 22 коллектив арасында Россиядә Вахтангов, Александринский һәм Әлмәт театры бар иде. Кызык кына килеп чыкты. 26 апрель бөек Тукаебыз туган көнне без халыклар арасында танылган, бөек венгр язучысы исемен йөрткән мәшһүр фестивальдә шулай ук бөек булган Лермонтов әсәре буенча куелган спектакльне уйныйбыз! Безнең барыбыз өчен дә бу фестиваль югары профессионаллар җыены гына түгел, Венгриягә хас ягымлы язы белән дә истә калачак, - ди Фәридә Исмәгыйлева.
Якын арада Әлмәт театры тагын Россиянең XV кече шәһәрләре театрлары фестиваленә «Кибет» спектаклен тәкъдим итәчәк, XIII «Нәүрүз» халыкара төрки театрлары фесивалендә «Качаклар» спектакле белән чыгыш ясаячак, «Син кайда идең?» премьерасы исә «Коляда-Plays» халыкара заманча театр фестиваленә юл тотачак. Көзен исә әлмәтлеләрне «Белая Вежа» XXII халыкара театр фестивале көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса