Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры Россиянең кече шәһәрләре театр фестивалендә катнаша

Әлмәт драма театры артистлары Россиянең кече шәһәрләре театр фестиваленә юл алды - 17 июньдә Яшел Үзән районы Зөя (Свияжск) җирлегендә Евгений Миронов җитәкчелегендәге Нация театры оештыра торган лаборатория эшли башлады.

Заман драматургиясе һәм режиссураcын тәкъдим итүе белән кызыклы әлеге проектта безнекеләрдән кала Татарстаннан Буа һәм Чаллы шәһәрендәге "Мастеровые" рус драма театрлары катнаша. Атна дәвамында артистлар үзләре сайлаган әсәрне сәхнәләштерү белән мәшгуль булачак. Алар белән Мәскәүдән килгән яшь режиссерлар эшли. Әлмәт театры артистлары Василий Сигаревның "Черное молоко" әсәрен режиссер Георгий Цнобиладзе белән эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250