Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры һәр тамашачыга истәлеккә бүләк өләште

Әлмәт театрында 73 нче сезон бик үзенчәлекле ачылды.

Әҗәлгә дару бар диләр, мәхәббәткә бар микән?

Сез дә көйгә салып укыдыгызмы аны? Ә сорауга җавапны беләсезме соң? Ә менә Сганарель белә! Анысы кем тагы диярсез... Ә монысын инде, укучым, театрга барып белә аласың. Үземнән шуны гына өсти алам, сәхнәдә мәхәббәт утында янган гашыйклар кебек тормышта сөйгәннәре белән кавыша алмаганнарга Сганарель кебек хәйләкәр, шул ук вакытта елгыр кешеләр очрап, бәхеткә ирешергә язсын.

ПАРТИЯ ЯРДӘМЕ

Шәһәр үзәгендә үзебезчә, милли көйләрне ишетү миндә аеруча горурлык хисе уята. Ни дисәк тә, ярым руслашкан калада яшибез. Бу юлы да театр бинасыннан ургылып чыккан моң кичке Әлмәт өстенә таралып, күңелле бәйрәм булачагына ишарәли иде. Тантана башланырга бихисап вакыт булуга да карамастан мин ашыга-ашыга театр бусагасыннан атлыйм. Ә бәйрәм күчтәнәчләре биредә үк башлана икән: яңа сезон ачылу уңаеннан тамашачыларга бүләкләр - театр маскалары кебек магнитлар өләшеп, каршы алу мине генә түгел, барлык театр сөючеләрне дә күңелле гаҗәпләндерде. Елның елында үзгә һәм креатив алымнар белән сезон ачучы театрдан без дә күпне өмет итәбез кебек (уены-чыны бергә, үзләре иркәләп бетерде), ә алар без көткәннән дә шәбрәк идеяләрне чынга ашыра. «Тамашачы» сезонына әнә шулай үзенчәлекле, үз тамашачысына рәхмәт-хөрмәтне мулдан бүлеп аяк басучы театрга безләрдән бүләк - тулы заллар, көчле алкышлар, билгеле. Бу көнне исә алар саллы булды. Алкышларлык сәбәпләр дә күп иде. Җәйге яллардан соң очрашу, театр әһелләрен сәламләү үзе үк зур шатлык, ләбаса. Тантаналы чарада катнашучы Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республика Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова әйткән сүзләрне тамашачылар дәррәү күтәреп алды.

- Әлмәт театры һәрвакыт беренче! Казанышларының чиге юк!

Быелгы сезонның тәүге казанышы исә «Әҗәлгә дару бар диләр» спектакле белән бәйле. Ул «Россиянең кече шәһәрләре театрлары» федераль партия проекты ярдәмендә куелды. Безнең театр проект кысаларында республикада беренчеләрдән булып спектакльне тамашачы хөкеменә тапшырды (тагын ике спектакль әзерләнә). Казанышмы? Казаныш!

БҮЛӘКЛЕ БӘЙРӘМ

Сезон ачылу - олуг бүләкләрнең үз ияләренә барып ирешү мизгеле дә әле ул. Бу көнне театр режиссеры Ильяс Гәрәев Россия Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты, гример-постижер Нина Новикова Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук «Ел актеры» премиясе лауреатларын да игълан иттеләр. Район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова һәм «Татнефть» компаниясенең «Хәзинә» газетасы баш мөхәррире Илшат Миңгәрәевләр үз чыгышларында билгеләп узганча, безнең театр әһелләренең осталыгы иң югары мактау сүзләренә лаек. Быел театрга килеп кушылган яшьләргә - Гөлназ Йосыпова, Ләйсән Заһидуллина, Миләүшә Хафизовага да, театр директоры Фәридә Исмәгыйлова сүзләре белән әйтсәк, «тамашачылар мәхәббәтен яулаган, театр белгечләренең бәясен алган, чыныккан, көчле труппадан» күрмәк, иҗат үрләре телибез.

P.S. Театрга партия ярдәме - тарихта булмаган вакыйга. Гомергә өмет итмәгән эре акча кулса керсә, нишли халык? Әлбәттә, авызлар ерыла. Театр да аптырап калмады, комедия әзерләп, рәхәтләнеп көлде, көлдерде! Тапкыр дими, ни дисең тагын?!

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Евгений Михайлов фотолары

Римма Ратникова, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары:

- «Бердәм Россия»нең әлеге проекты кече шәһәрләр театрларына ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелә. Татарстандагы 8 театр федераль бюджеттан барлыгы 24,5 млн сум, республикадан 3 млн сум өстәмә акча ала. Әлмәт театры партия акчасын тиз арада үзләштереп, комедия әзерләде. Тормыштагы хәлләрне сәхнәдән көлеп, үткен сүзләр белән чагылдыруда моннан да яхшысы юк.

Фәридә Исмәгыйлова, театр директоры:

- Театр ял итү урыны гына түгел, бирегә рухи азык алырга киләләр. Кеше кебек ул да бертөрлелекне яратмый. Без татарча классика да, фестиваль форматындагы спектакльләр дә куябыз. Бәлки күбесе катлаулыдыр, асылына төшү өчен вакыт кирәктер. Театр уйландыра да, уята да, бәхәсләштерә дә, аптырашта да калдыра шул. Чөнки ул тере, җанлы.

Елена Кузина, режиссер:

- Милли театрда беренче генә эшләвем түгел. Әлмәтлеләрнең «Гашыйк Кәриб» белән «Ромео һәм Джульетта»сын күргәнгә күрә, бирегә килергә теләк белдердем. Труппа бик көчле. Моны кызыл сүзләр өчен генә әйтмим. Минем чагыштыру мөмкинлегем бар. Мольерны клоунада һәм буффонада стилендә куйдык. Ә бу актерлык осталыгының иң югары ноктасы санала. Әлмәт артистларында моның өчен табигатьтән бирелгән сәләт бар.

«Әҗәлгә дару бар диләр» - очраклы рәвештә чит җиргә килеп эләккән Сганарельнең гыйбрәтле дә, шул ук вакытта көлкеле дә язмыш сынавы турында. Режиссеры - Елена Кузина - Россия, Германия, Финляндиядә 20 дән артык спектакль куйган һәм Англия, Италия, Польша, Америка, Кытай, Япония, Россия актерлары өчен мастер-класслар уздырган шәхес.

ТЕАТР САННАРДА

  • «Ел актеры» район башлыгы премиясе 2008 елда гамәлгә куелган. Шушы дәвердә 28 премия тапшырылган. Узган сезон нәтиҗәләре буенча әлеге исемгә Диләрә ИБӘТУЛЛИНА, Эдуард ЛАТЫЙПОВ, Рифат ӘХМӘДИЕВ лаек булды.
  • Бүген театрда 43 артист эшли. Араларында Россиянең атказанган, Татарстанның халык һәм атказанган артистлары, мәртәбәле премия лауреатлары бар.
  • Быелгы сезон репертуарында 40 лап спектакль исәпләнә. Сезон ахырына алар саны артачак.
  • 1991 елдан башлап театр 50 ләп фестивальдә катнашкан һәм дистәләгән җиңү яулаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса