Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры бу сезондагы алтынчы премьерасын әзерли башлады

Театр Фәтхи Бурнашның "Яшь йөрәкләр" спектакленә алынган.

Әлмәт татар дәүләт театры Фәтхи Бурнашның "Яшь йөрәкләр" спектаклен куя башлаган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә театр директоры Фәридә Исмәгыйлева әйтте. "Театр классикасыз тора алмый. "Яшь йөрәкләр" татар театрының 110 еллыгы, Фәтхи Бурнашның киләсе елга 120 еллыгы уңаеннан әзерләнә. Спектакльдә 32 артист катнаша", - диде ул.

Спектакльне чакырылган режиссер Зиннур Сөләйманов куя. Башкорт режиссеры татар тамашачысына «Нур» Уфа татар дәүләт театрында куйган «Авыл эте Акбай» (Туфан Миңнуллин), «Һинд кызы» (Гафур Каюмов) спектакльләре, яңа гына Минзәлә татар дәүләт театрында чыгарган "Түтиләр" сатирик комедиясе аша таныш.

"Яшь йөрәкләр" Фәрит Бикчәнтәев куелышында Камал театрында да бара.

Әлмәт театры бу сезонда биш премьера чыгарды инде. "Яшь йөрәкләр" - театрның алтынчы премьерасы булачак.

Рузилә Мөхәммәтова

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса