Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры артисты Рафик Таһиров Марат Башаров белән кинога төшә [+ФОТОЛАР]

"Мулла" фильмында Вәлиәхмәт образына Татарстанның атказанган артисты Рафик Таһиров сайланган.

Әлмәт театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Рафик Таһиров Туфан Миңнуллин пьесасында нигезендә куелган "Мулла" фильмында үзе уйнаячак Вәлиәхмәт ролен бүгенге чорның Гамлеты дип саный.

Рафик Таһиров - күзалланган роленә һич икеләнүләрсез сайланган артистларның берсе. Бу хакта фильмның генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова әйтте. "Кайсы актерлар сәхнәдә шундый шәп уйный, ә кадрга кергәч уйный алмыйлар. Ул Рафик Таһировның бик органик актер булуын әйтте.

"Мулла" спектаклен Камал һәм Минзәлә театрларында күргәнем бар. Вәлиәхмәт образы Туфан абыйда ул татарның бөтен фаҗигасен күрсәтеп торган, гомумиләштерелгән ниндидер көчле образларның берсе. Анда үч тә, хөсетлек тә, бүгенге көндә бизнеска кирәкле ныклык та бар. "Замананың Гамлеты түгелме икән?" - дигән уем да бар минем, - диде Рафик Таһиров "Татар-информ" хәбәрчесенә. - Вәлиәхмәт бүгенге татарның бик көчле җыелма образы. Бу роль миңа бик ошый, күңелемә якын".

Рафик Таһиров сценарийда, пьеса белән чагыштырганда, Вәлиәхмәтнең тагын да кырысрак булып тоелганын әйтте. "Минем күңелемдә Туфан абыйның Вәлиәхмәте дөресрәк булып тоела. Режиссер, операторлар белән образны кайсы якка ачарбыз - нәтиҗәсе эш беткәч күренер", - диде ул. Бу Рафик Таһировның беренче тапкыр кинода төшүе.

Искәртеп узабыз, кичә Татарстанның Әтнә районында "Мулла" фильмы төшерелә башлады. Беренче күренешләр Күәм авылында танылган Россия киноактеры Марат Бәшәров катнашында төшерелде. Әсфәндияр ролендә - Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев, Налимә ролендә - Әтнә театры артисткасы Гүзәл Гафарова.

Рузилә Мөхәммәтова

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса