Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт татар дәүләт драма театры “Россиянең иң яхшы 100 товары” бәйгесе җиңүчесе

29 ноябрьдә Казан Ратушасында "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика бәйгесе һәм "Россиянең иң яхшы 100 товары" Бөтенроссия конкурсының быелгы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Быел конкурска 229 предприятие 437 төрдәге продукция һәм хезмәт тәкъдим иткән. Әлмәт драма театры конкурска Россия күләмендә театр фестивальләрендә җиңү яулаган "Гашыйк Кәриб" спектаклен тәкъдим иткән иде.

Әлмәт татар дәүләт драма театры М.Лермонтовның "Гашыйк Кәриб" спектакле өчен "Россиянең иң яхшы 100 товары" Программа кысаларында уздырылган "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары" чираттагы региональ бәйгесендә "Хезмәт күрсәтү" номинациясендә Лауреат дипломына лаек булды. "Россиянең иң яхшы 100 товары" Бөтенроссия бәйгесендә "Ел яңалыгы" дипломы белән бүләкләнде, шулай ук дипломант та булды.

Әнисә Таһирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250