Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт татар дәүләт драма театры гастрольләр белән Казанга җыена

Башкалабыз халкы сагынып көткән иҗат туры 19 февральдән 22 сенә кадәр Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия узачак. Безнең труппа башкалабызга ике ел эчендә эшләнгән иң яңа һәм шәп спектакльләрен алып барырга җыена. Безнекеләрне Казанда күрергә теләүчеләр игътибарына афиша тәкъдим итәбез.

19 февраль, 12.00, кече зал. «Сигезле бию». Автор - Р.Сабыр. Режиссер - Б.Бәдриев.

18.00, зур зал. «Качаклар». Автор - Н.Исәнбет. Режиссер - И.Зәйниев.

20 февраль, 15.00, кече зал. «Бистә фәрештәсе» («Добрый человек из Сычуани»). Автор - Б.Брехт. Режиссер - И.Сакаев.

19.00, зур зал. «Кар астында кайнар чишмә». Автор - А.Гыйләҗев. Режиссер - Б.Хәйбуллин.

21 февраль, 12.00, кече зал. «Син кайда идең» («Земля Эльзы»). Автор - Я.Пулинович. Режиссер - И.Зәйниев.

19.00, зур зал. Татар театрыннан концерт-тамаша.

22 февраля, кече зал. 11.00, 14.00. «Шүрәле-шоу». Автор - Э. Шахов.

Кече зал. 18.00. «Кибет» . Автор - О. Жанайдаров. Режиссер - Э.Шахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса