Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт музыка көллияте студентлары Болгариядән җиңү белән кайтты

Әлмәт талантлы балаларга, яшьләргә бай. Аларның бер ишеләре спортта казанышларга ирешә, икенчеләре гыйлем бәйгеләрендә урыннар яулый, мәдәният-сәнгать өлкәсендә исемнәрен таныта.

Музыка көллиятендә белем эстәүчеләр дә уңышлары белән даими шатландыра. Чәршәмбе көнне җәй айларында халыкара бәйгеләрдән җиңү яулап кайткан яшь музыкантлар белән очраштык.

Быелгы җәй дә алар өчен уңышлы килгән. Мисал өчен, "Ялкын" ансамбле (художество җитәкчесе Альбина Миңголова) 5 - 19 август көннәрендә Болгариядә Әлмәтне танытып кайткан - музыкантлар "Браво!" халыкара бәйгесендә катнашып беренче урын яулады. Сүз уңаенда шуны да билгеләп үтәсе килә, бу ансамбльнең тәүге җиңүе генә түгел. 2006 елда гына оештырылуына да карамастан, "Ялкын" моңа кадәр дә байтак кына республика, Бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләрдә лауреат булып танылырга өлгергән инде. Музыкантларны көллият студентлары тәшкил итә.

Болгариядә жюри хөкеменә тәкъдим ителгән рус, заманча музыкаль әсәрләр арасында үзебезнең "Тала, тала" җыры да бар. Моннан тыш аерым чыгыш ясаган Реналь Лотфуллин (баян), Никита Мартынычев та талантларына югары бәя алганнар. Беренче урын аларда. Көллият каршындагы музыка студиясенә йөрүче Роберт Низамов белән Дамир Нуретдинов та татарча җырлап "Обзорда җәй" халыкара бәйге-фестивале лауреаты исеменә ия булган. "Туган як" җырын алар өч телдә - бер куплетын татарча, аннан русча һәм инглизчә башкарганнар. Ә менә яшь укытучылар Андрей Спиридонов һәм Илнур Булатовның бергәләшеп баянда оста итеп өзедереп уйнаулары Гран-при белән бәяләнгән.

Конкурста кече яшьтәгеләрдән алып 40 яшькә кадәрге музыкантлар катнашкан. "Төрле уен коралларында уйнаучылар, пианистлар, скрипкачылар да күп иде" , - диде Болгария күгендә балкыган безнең йолдызларыбыз. "Вокал" номинациясендә чыгыш ясаучылардан кемдер халык җырларына, кемдер эстрада һәм башкаларына игътибар биргән. Беренче урын алган якташыбыз Гөлназ Шиһапова төрле арияләр, халык җырлары белән бергә Рөстәм Яхин әсәрләрен дә башкарган. "Эстрада" номинациясендә җиңүчеләр шушында ук Мәскәү университетында бушлай уку мөмкинлегенә ия булган.

Болгариянең ике мең еллык тарихка ия булган Несебр шәһәреннән алган тәэсирләрнең иге-чиге юк. Кызыклы экскурсияләр, яшәү шартлары, Болгариянең халык музыкасы һәм башкалар - һәммәсе дә хәтергә гүзәл хатирә булып уелып калган.

- Татарча да өйрәнергә, телне яхшы белергә кирәк икән. Төрекләр белән рәхәтләнеп аралаштык, - диде Реналь.

Конкурс Несебрның концерт залында үткән. Билгеләп үтелгәнчә, бәйге шартлары нык катгый булган, репетиция ясарга мөмкинлек бирелмәгән. Алай да сәхнәгә беренче булып чыккан Реналь Лотфуллин югалып калмаган, киресенчә, баянда уйнавы белән һәркемне әсир иткән. Ә тыңлаучылар көндәшләр - бәйгедә катнашучылар. Жюрины Санкт-Петербург, Екатеринбург, Украина, Белоруссия, Болгария һәм башка илләрдәге консерваторияләр профессорлары, күренекле мәдәният эшлеклеләре тәшкил итүен искә алганда, көрәшнең никадәр җитди булуын, зур бәя алу өчен осталык, талантның югары дәрәҗәдә таләп ителүен аңлау кыен түгел.

Моннан тыш фестиваль программасы кысларында урамнарда да концертлар уздырылган. Тамашачылар - туристлар, узып баручылар әлмәтлеләрнең чыгышларын алкышларга күмеп караган

Студентлар үзләре белән уздырылган мастер-класслардан да күп нәрсә алып кайткан. "Киләсе елга да бәйгегә барасыбыз килә, моның өчен тагын да тырышырга, үз өстебездә эшләргә туры киләчәк", ди алар.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Еремеев җитәкчелегендәге аккордеончылар дә сәяхәтләреннән канәгать. Алар Испаниядә "Каталони кояшы астында" күп жанрлы халыкара фестиваль-бәйгесендә уңышлы чыгыш ясаганнар - беренче урын! Музыка мәктәбенә, музыка студиясенә йөрүчеләрдән һәм көллият студентларыннан торган ансамбль әле бик яшь. Бу аларның беренче зур җиңүе. Ансамбльгә талантлы балаларның туплануы хакында аларның моңа кадәр аерым башкаруда төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдән лауератлар исеме белән кайтулары сөйли. Бу юлы да уртак җиңүдән тыш аерым башкаруда да көч сынашкан кыз-егетләребез призлы урыннарга ия булган. Мисал өчен, 1 һәм 2 нче музыка мәктәбе шәкертләре Александр Дыренков һәм Олег Жупило, Нәфис Фәттахов (көллият) беренче, музыка студиясенә йөрүче Роман Туманов һәм Тимур Максутов, музыка көллияте студентлары Раил Гыйниятуллин һәм Павел Волосатов икенче урын алганнар. Лауреат исемнәре байтак булган Мария Тугушева Испаниядән бу юлы Гран-при белән кайткан. Аккордеончыларның да шатлыклары, дулкынланулары, тәэсирләре тышка бәреп чыккан. Ә бит зур җиңүләргә ирешү өчен күпме шөгыльләнергә, түземлелек күрсәтергә кирәк. Иптәшләре компьютер артында утырганда, спорт белән шөгыльләнгәндә аларның кулларында - музыка уен кораллары. Баксаң, безнең яшь талантларыбыз һәммәсенә дә өлгерә икән. Афәрин, булдырасыз, без сезнең белән сокланабыз!

Ирина апачаева

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250