Реклама
Әлмәтнең туган якны өйрәнү музее 13 февральдән 20 сенә кадәр "Бүләк итү көннәре" акциясен уздыра.
Чараны алар шәһәрнең 60, Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан оештыралар. Бу көннәрдә һәр кеше, узган еллардагыча, музейга "тарих эзләрен" саклаган әйберләрен тапшыра ала. Нәкъ менә әлмәтлеләр бүләк иткән ядкарьләр, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары экспонатлары шәһәрдә музей оешуга этәргеч булды да. Быел беренче тапкыр бүләкләр номинацияләр белән бәяләнәчәк. Иң үзенчәлекле предмет "Эксклюзив", эшләнү вакыты иртә чор белән билгеләнгәне "Иң борынгы", кызык тарихлы бүләк "Предмет-легенда", тормышның аерым бер өлешен тасвирлаганы "Дәвер предметы" һәм музейга иң алдан китерелгән әйбер "Иң беренче" кебек номинацияләрдә билгеләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы