Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт кызлары иң чибәрләре [+ФОТОЛАР]

Инде берничә ел рәттән Әлмәт районы авылларының иң булган кызларын барлыйлар.

Нәдер Мәдәният йортында узган "Нәүрүз гүзәле"ндә 12 кыз катнашты. Бүген-иртәгә зур подиумга чыгарып бастырсаң да югалып калмый торган 12 үзгә образ, татар халкының осталыгын ачып сала торган 12 сый-нигъмәт, күңелгә үтеп, озак хәтердә сакланачак 12 музыкаль номер.

Кызларның барысы да авылдан. Милли үзаң кечкенәдән йөрәккә сеңеп, замана шаукымына бирешмәс тыйнаклык һәм инсафлык бары тик сала кызларында гына була ала. Менә шул нәзәкатьлелек һәм язгы матурлыкны күрергә дип җыелган иде халык Нәдернең мәһабәт тамаша залына. Әмма ике сәгатькә якын гүзәлләрнең ныклы әзерлеген карап утыргач та, нигәдер матурлыкка мәдхия укыйсы, гүзәлләрне нәүрүзбикәләргә тиңлисе килмәде.

Юк-юк, кызларга тел-теш тидерерлек түгел. Һәрберсе күз явын алырлык күркәм, нинди генә чәчәкле язгы образлар уйлап чыгармаганнар?! Таныштыру вакытында хәтта үзләре турында озын поэмалар язып, бер хатасыз шуны сәнгатьле итеп яңгыраттылар.

Ә менә бәйгенең икенче өлеше - кызларның дөньяви белемнәрен тикшерергә вакыт килеп җиткәч, кәеф кырылды. Кино елы булгач, сораулар да шул хакта иде. "Нинди актерларны беләсез", "Совет фильмнарын санап чыгыгыз", "Тукайның тууына ничә ел" кебек гади сораулар иде, югыйсә. Әмма кызкайларыбыз алып баручының көр тавышы һәм җитди карашыннан коелды да төште. Ахырда сорау алу акыл һөҗүменә әверелде. Сәхнәдән бәйрәм төсмере качты, кызлар еларга җитешеп, залда билгесезлек урнашты...

Гомумән, соңгы арада күп кенә мәдәни чаралар "уздымы-узды" өчен генә үткәрелә кебек. Русча әйткәндә, формальлек. Күрер күзгә әзерсезлек сәхнәдә нык сизелә. Әле чара башында ук бер егетнең (исем-фамилиясен, кызганычка каршы, исемдә калдыра алмадым) татар мәдәниятенә һич кенә дә туры килми торган "Миңа аракы кирәкми, миңа синең мәхәббәтең кирәк" дигән рус җыры яңгырады. Бичаракайның кечкенә авыл сәхнәсендә гәүдәсен кая куярга белмәгәндәй әрле-бирле йөрүе хәтта яшьләрне дә оялтты. Милли гореф-гадәтләрне, татар дөньясына хас матурлыкны карарга килгән әбиләрнең ул чакларда йөрәкләре нишләвен күз алдына китерүе кыен түгел. Кыскасы, оештыру ягыннан бәйге чиле-пешле килеп чыкты.

"Нәүрүз гүзәле" шул ук татар кызы бәйгесе инде ул. Уңганлык, сәләт һәм матурлыкны билгеләп, иң-иңнәрне сайлап алалар. Ә кызлар хактан да уңган булып чыкты, 12 гүзәл дә беренчелеккә лаек иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче өчлекне Елховойдан Рәмилә Сәгыйдуллина, Бишмунчадан Альбина Ильясов, Нәдердән Таңсу Миңлебаева бүлеште. "Нәүрүз гүзәле" бәйгесендә чыгыш ясаган һәркемгә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырыды.

Филүзә Хәмидуллина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса