Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт китапханәсендә иҗади очрашу

19 декабрьдә Әлмәтнең 3 нче китапханә-филиалында шагыйрә Роза Солтанова белән очрашу узды.

Роза Гәрәй кызы РФ Язучылар берлеге әгъзасы, Р. Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты. Чарага 2 нче балалар художество мәктәбеннән педагог-рәссам А. Ф. Максутова җитәкчелегендәге балалар килде. Роза Гәрәевна тормышындагы иҗади мизгелләр турында сөйләде һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. Укучылар шагыйрәнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, шулай ук аның кояш турындагы әсәренә багышлап «Кояшлы кәеф» дигән исем астында үз эшләреннән күргәзмә дә оештырганнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса