Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт китапханәләрендә үзенчәлекле акция узды [+ФОТОЛАР]

Быелгы «Китапханәдә төн» Бөтенроссия акциясе барлык китапханәләрне колачлады. «Яңа укулар» дигән исем астында узган чаралар уеннарга да, җылы очрашуларга да бай булды.

«Китапханәдә төн» - бөтен илдә апрель аенда уза торган зур чара ул. Әлмәт китапханәләренең төнгә кадәр эшләүләренә өченче ел китте.
- Элек бу акция Санкт-Петербург, Казан, Мәскәү кебек зур шәһәрләрдә генә уза иде. Һәр елны берәр тема сайлап алына. Аңа кадәр акция әдәбият белән бәйле булса, узган ел кинога багышланды. Мондый акцияләр халыкны китапханәләргә тартып китерү, укуга кызыксыну уяту максатыннан оештырыла, - диде 2 нче Идел буе халыклары әдәбияты китапханәсе мөдире Гөлнурия Сабирҗанова.
Ел да әлеге чара 23 апрель -Халыкара китап һәм авторлык хокуклары көненә дә туры китереп уздырыла. 2 нче китапханәдәге «Китапханәдә төн» акциясен куәтләргә Әлмәтнең танылган үзешчән артислары килгән иде. Китапка мөккибән китүчеләр өчен кызыклы күргәзмәләр, яңа әсәрләр дә тәкъдим ителде. Китапханәнең бер почмагында үзешчән рәссам Марс Мөҗәхитовның картиналарын да күреп булды.
Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә дә тулы бер театральләшкән тамаша узды. Виртуаль күргәзмәләр, элекке совет фильмнары белән бәйле викториналар - бар да Әлмәт халкын төнге бер могҗизага алып кереп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса