Әлмәт камера оркестры концерт бирде
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт камера оркестры концерт бирде

Әлмәтне мәдәният үзәге дисәң дә була. Биредә һәр көнне диярлек концерт-кичәләр, очрашулар булып тора.

Әлмәт музыка көллиятендә узган милли-мәдәни үзәкнең камера оркестры башкаруындагы классик музыка концерты да көчле алкышлар астында барды.

Программа төрле жанрны үз эченә алган иде. Программа Эдвард Григ сюитасы белән башланды. Аннан П. И. Чайковский әсәрләре, «Тәфтиләү» һәм «Алмагачлар» көенә аранжировкалар һәм башкалар яңгырады.