Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драмтеатрындагы сезон ачылышыннан иң кызыклы 10 факт [+ФОТОЛАР]

Кичә театрда 74 нче сезон ачылды.

- Тантаналы чараны беренче тапкыр Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров алып барды... яшь актриса Ләйсән Нуриева белән.
- "Ел актеры" премиясе Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Кәшипова белән Алмаз Шаһимәрдановка бирелде.
- Дамира Кузаева исемендәге премиягә Татарстанның халык артисты Роза Салихова белән Раушан Мөхәммәтҗанов лаек булды.
- Театрга иң актив йөрүче тамашачыларны "Театрал" билгеләре белән бүләкләделәр.
- Сезон "Мең дә беренче кичә" театраль концерты белән ачылды. Режиссеры Илгиз Зәйниев.
- Концертта җен-джинн Динар Хөснетдиновны өйләндерү җаен эзләде (тапкандырмы - килеп күрегез!)
- Җен-джинн (Алмаз Шаһимәрданов) концерт буена биек үкчәле туфлидан йөрде.
- Өлкән буын артистлар концертта катнашмады.
- Яшьләр һәм урта буын артистлар татар эстрадасындагы кайбер йолдызларның борынына чиртте.
- Театраль тамашада тормыштагы төрле хәл-вакыйгаларга төртмәле фикерләр бик күп яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса