Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр Удмуртиядә үк танылды

Россия көне алдыннан Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә «Йолдызлы сәгать» балалар иҗаты фестивале булып узды.

Җиденче тапкыр оештырылучы бәйгенең гала-концертында балалар йортларында һәм интернат мәктәпләрдә тәрбияләнүче 130 бала катнашты. Татарстан данын әлеге чарада Әлмәт балалар йорты вәкилләре яклады. Алар «Вокал» һәм «Бию» номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясап, фестиваль дипломнары, планшетлар, истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде. Моннан тыш, балалар П.И. Чайковский һәм М.Т. Калашников музейларын, Ижевскидагы зоопаркны да күрә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса