Әлмәт артистлары “Тантана” премиясенә лаек булган
Бу минутларда Казанның Камал театрында "Тантана" театраль премиясен тапшыру чарасы бара.
Үз хәбәрчебез җиткерүенчә, Әлмәт артистлары да әлеге югары бүләккә лаек булган. "Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз" номинациясендә Мәдинә Гайнуллина җиңү яулаган. Аңа "Тантана" премиясе "Бистә фәрештәсе" спектаклендәге Ми Цзю роле өчен бирелде.
Шулай ук "Тантана"да Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев һәм Татарстанның халык артисты Луиза Солтанова "Намус һәм дәрәҗә" премиясенә лаек булды. Афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа