Кырым татарларын депортацияләү турындагы "Хайтарма" фильмы “Ника” премиясенә лаек булган
Фильм чынбарлыктагы вакыйгаларга нигезләнгән. Режиссер Әхтәм Сейтаблаевның "Хайтарма" фильмы "Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге һәм Балтыйк буе илләреның иң яхшы фильмы" номинациясендә "Ника" премиясен алган.
"Хайтарма" сүзе "кайту" дигәнне аңлата. Фильм чынбарлыктагы вакыйгаларга - Бөек Ватан сугышы елларында ярымутраудагы татар халкын депортацияләү вакыйгаларына нигезләнгән.
Бүләкне Россия Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа