Мәдәният. Сәнгать

Комнан туган матурлык [+ФОТОЛАР, ВИДЕО]

Әлмәттә "Вакыттан тыш" исеме астында беренче халыкара ком графикасы күргәзмәсе ачылды.

Әлеге проектның авторлары - Анастасия Меленцова һәм Анна Ружинская. Картиналар галереясендә ачылган әлеге уникаль күргәзмәдә Яр Чаллы кызы Алинә Хәйруллинаның эшләрен дә күрергә була.
Күргәзмә дигәч тә, бу диварларга эленгән картиналар гына түгел. Аның ачылышына килгәннәр тылсымга тиң искиткеч күренешнең шаһиты булдылар. Астан яктыртыла торган гап-гади пыялага гап-гади елга комы белән әкият тудыруга тиң сәнгать төре сәламәтлек өчен дә файдалы шөгыль диләр. Моның тәэсирен тамашачылар үзләрендә дә татып карый алды. Алар өчен Алинә Хәйруллина мастер-класс оештырды.
Күргәзмә бер ай дәвамында дәвам итәчәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Комнан туган матурлык [+ФОТОЛАР, ВИДЕО]
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать