Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Көн дә бер кызга гашыйк булучы Рәшит Шамкай: «Йөрәгем – хатын-кызлар тулай торагы»

- Хәлләрем яхшы, зарланмыйм. Дару ашыйм бит, күрәсең, файдасы бар. Менә матур яз да килде, кояш чыкты. Карт булсам да, шигырьләр язудан туктамыйм. Менә, кичә язганы:

Кояш кебек якты йөзле

Айгөл мине әсир итте.

Дөньядан туеп барганда
Яшиселәр килеп китте.

Ара ерак, юллар озын,
Ыгы-зыгы җир йөзендә.
Сары яфрактай чайкалам
Төнсез хыял диңгезендә.

Офыкларда кояш баемады,
Зәңгәр күктә ай да тулмады.
Күпме илләр, гөлчәчәкләр күрдем,
Тик Айгөлгә тиңе булмады.

Айгөл, Айгөл, сокланып туя алмыйм,
Яннарыңнан һич тә килми китәсе.
Айгөл мине үзенә тартып тора,
Әйтерсең дә магниты артып тора.

- Рәшит абый, сүз кайсы Айгөл хакында бара?
- Әйтмим әле, сер. Куркам, кызлар минем өчен үзара сугышмасын. Әле Гөлназга багышлап язганым да бар, Миләүшәгә дә. Миләүшәне сез дә беләсез, Чаллы кызы, биюче. Бер көнне аңа: "Миләүшә, мин сине яратам", - дигән идем, ул: "Рәшит абый, мин дә сине яратам, чөнки синең кебекләр бу дөньяда юк", - диде. Бу сүзләрдән соң илһамланып, тагы бер шигырь язып аттым:

Яратма син мине, Миләүшә,
Оныт мине, читкә кара да.
Басып торсак та без янәшә,
Ярты гасыр безнең арада.

Мин мосафир синең язмышыңда,
Ә син мизгел минем юлымда.
Мин сөямен сине, ә сине мине,
Калганы инде Ходай кулында.

- Яз сезгә шулай тәэсир итәме?
- Язлар, мартлар хәзер йогынты ясамый инде, 80 яшьтәмен бит инде! Бу инде үзенчә картлык нурлары. Картайгач, тагы да ныграк, тагы да күбрәк гашыйк буласың икән. Миңа калса, үлгән кеше генә гашыйк була алмый. Исән чакта кеше мәхәббәт утларында янарга тиеш. Үлгәнче яратырга кирәк! Менә, Азалия, сезне күрсәм дә гашыйк булырмын әле. Ниндирәк соң син, сөйлә әле...

- 180 сантиметр буйлы, кара чәчле...
- Синең Тарзан кебек буең янында мин бөтенләй мескен булып күренермен инде. Әмма күңелгә ятсаң, яхшы әңгәмәдәш булсаң, буй бер нәрсә дә хәл итә алмый.

- Мәхәббәткә ышанасыз инде?
- Ышанам, әлбәттә. Көн дә гашыйк булам дип әйтеп торам бит. Тик менә картайгач бер проблема - кемгә гашыйк булганымны шундук онытам. Аннары тагы бер икенчегә гашыйк булам. Сәхнәдән дә еш әйткәнем бар: минем йөрәк - хатын-кызлар тулай торагы, алар анда - миллион!

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса