Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Кәләйдә әдәбият-сәнгать бәйрәме үтте

Мәгълүм булганча, районда Зөфәр Шәйдуллин исемендәге "Аргамак" фонды эшли. Иҗат белән шөгыльләнүче талантлы балаларны барлауны, хәйрия чараларын уздыруны үзмаксат итеп куйган әлеге фонд чираттагы бәйгегә йомгак ясады.

Зөфәр Шәйдуллинның кызы Лилия Закирҗанова тарафыннан гамәлгә куелган "Аргамак" фонды 2010 ел азагында теркәлә һәм 2011 елның март аенда тантаналы шартларда аны тәкъдирләү уздырыла. Шул елдан башлап "Аргамак" Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә милли көрәш буенча яшүсмерләр турниры белән бер көнне район халкына бәйрәм ясый.

Ни өчен исеме "Аргамак" диючеләргә җавап бик гади: республикада һәм ил күләмендә танылган хуҗалык җитәкчесе атлар яраткан. Авылдашы Зинаида Захарова билгеләп үткәнчә, "Зөфәр абый аргамаклар сыман бар киртәләрне бер-бер артлы узып, яшьнәп яшәде. Тормыш дигән олы ипподромнан шундый юллар узды. Атларның ялларын җиңүгә бирелгән чигүле сөлгеләр бизәсә, аның хезмәтен ал байраклар, орден-медальләр, халык күңеленнән чыккан эчкерсез рәхмәтләр белән урады".

Зөфәр Шәйдуллин шигырьләр иҗат итәргә, күңел түрендәгесен куен дәфтәренә төшереп барырга да яраткан. "Аргамак" фондын оештыру турында карарга килгәндә Лилия ханым нәкъ менә шуларны күздә тоткан. Сәләтле балалар авылларда да байтак. Кайсы шигырь яза, икенчеләре матур итеп рәсем төшерә, үзләрен башка юнәлештә сынап караучылар да бар. Әлеге бәйге нигездә нәкъ менә авыл балаларын кызыксындыруы, аларда үзләрендә ышаныч уятуы өчен аеруча мактауга лаек.

Бүләкләү тантанасына районның төрле почмакларыннан килгәннәр. Һәрбер номинациядә ("Шигърият", "Туган авылым минем" темасына "Иншалар", "Рәсем сәнгате", "Хикәя") яшь төркемнәренә бүленеп бирелгән урыннардан тыш байтак кына кызыксындыру премияләре дә булдырылган. Быелгы призлы урыннар яулаучылар арасында Габдрахман, Мәмәт, Югары Мактама, Елховой, Колшәрип, Кәләй, Сөләй, Нәдер, Кичүчат, Рус Акташы һәм калабызның 1 нче мәктәбе укучылары бар иде. Жюри беркемне дә игътибардан читтә калдырмаска тырышкан. Тантанада барлыгы 83 укучыга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов әлеге чараны Әлмәттә чираттагы әдәбият-сәнгать бәйрәме дип бәяләде, легендар шәхесләрнең онытылырга тиеш түгеллеген искәртте. Бу нәүбәттән Зөфәр Шәйдуллинның балалары, Кәләй халкы, чынлап та, күпләргә үрнәк булырлык.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса