Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Кибеткә кергәндә игътибарлы булыгыз: сатучыны бәйләп куймаганнармы? [+ФОТОЛАР]

Әлмәт театрында укылган пьеса да бит шундый коточкыч вакыйгаларга нигезләнеп язылган!..

Пьеса укуы - читка диеп аталучы әлеге сәхнә әсәре, башка төрле итеп әйткәндә, әсәрне рольләргә бүлеп уку соңгы арада аерым жанр буларак каралып, тамашачылар арасында популярлык яулый башлаган. Әлмәт театры коллективы да бу яңалыкны тамашачыларга җиткерү максатыннан кызыклы экспериментка барырга булган. Кичә театрның кече залында Олжас Җанайдаровның "Магазин" - "Кибет" пьесасын уку булды. Тамашачылар арасында театр әһелләре дә, театр сөюче гади әлмәтлеләр дә бар иде.
Уфадан режиссер Эдуард Шахов әзерләгән әлеге уку декорацияләр дә, костюмнар да таләп итми. Бары тик артистның герой образына керергә тырышып, аның эчке кичерешләрен бирү, кайбер мезансценаларга гына урын бар. Беренче укуларда Мәдинә Гайнуллина һәм Диләрә Ибәтуллина, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Вәлиева һәм Алсу Мортазина катнашты.

Әсәрнең сюжеты, әйткәнебезчә, тормыштан алынган. Анда бары тик ике генә образ - Зияш һәм Карлыгаш - кибет хуҗасы һәм аңарда коллыкта булган сатучы хатын, икесе дә Казахстаннан, ләкин уйлары, тормышка карашлары һәм ниятләре - тулы капма-каршылыкта. Әсәрдә күтәрелгән хуҗа һәм кол, закон һәм ришвәтчелек, барлыгың белән горурлану һәм ике тиенгә очсыз ипи хакына сатылу кебек тормыш каршылыклары, мөнәсәбәтләр ярыйсы ук кырыс төсмердә бирелә. Әсәрдә яңгыраган Коръән сүрәләренең мәгънәсе һәм шуларны үзләренә ничек кирәк - шулай ачып салган образлар пьесаны бүгенге көн өчен аерата актуаль итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса